Эчтәлек
Кереш.
Г.Тукай – татар тормышындагы феодаль торгынлыкка һәм прогрессив үзгәрешләр юлында киртә булып торган һәртөрле искелеккә каршы көрәшүче.
Төп өлеш.
I бүлек. Габдулла Тукайның педагогик хезмәтләрендә әдәби мирасның чагылышы.
II бүлек. Татар халкы педагогикасы үсешендә Г. Тукайның дөньяви тәрбия һәм яңа укыту үзенчәлекләренең роле .
III бүлек. Габдулла Тукай – дәреслекләр авторы
Йомгаклау. Г.Тукай калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.
Г.Тукай -татар тормышындагы феодаль торгынлыкка һәм прогрессив үзгәрешләр юлында киртә булып торган һәртөрле искелеккә каршы көрәшүче .
Г . Тукай – XX гасырда татар яңарышы тудырган бөек шәхес. Ул безнең халыкның иң мәшһүр, иң газиз, иң популяр милли шагыйре. Бер социаль катлауның, сыйныфның гына түгел, барлык татарларның да уртак казанышы. Чын мәгънәсендә бөтен халык шагыйре.
Ул – татар шигъриятенең якты йолдызы булып күккә ашкан изге җан. Бу чор татар чынбарлыгында булган һәр үзгәреш, һәр яңалык Тукай бәгыре аша узган. Иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-мәдәни тормышның бер генә тармагында да Тукай игътибарыннан читтә калган мәсьәлә юктыр шикелле.
Ул, шагыйрь һәм гражданин буларак, заманның “шылт” иткән авазына да колак сала, барлык принципиаль мәсьәләләр буенча да кичектергесез рәвештә туры сүзен әйтеп бирә. Шул чор татар тормышындагы феодаль торгынлыкка һәм прогрессив үзгәрешләр юлында киртә булып торган һәртөрле искелеккә каршы көрәшүче кем? Тукай!
I бүлек. Габдулла Тукайның педагогик хезмәтләрендә әдәби мирасның чагылышы.
Татар хезмәт ияләре арасында халык мәгарифен таратуда, яңа тип мәктәпләр булдыру өчен көрәштә, татарлар арасында педагогик фикерне үстерүдә, туган телебездә төрле дәреслекләр һәм уку китаплары төзүдә Г.Тукайның хезмәтләре гаҗәеп зур. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү методлары, максатлары һәм чаралары Г.Тукайның махсус язылган педагогик хезмәтләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә генә түгел, бәлки аның поэтик әсәрләрендә, бөтен әдәби мирасында киң чагылышын тапты.
Г.Тукай гомере буе яшь буынны туган илен ихлас күңелдән яратучы, белемгә омтылучы итеп тәрбияләргә, балаларга гомуми белемне ана телендә бирүне тәэмин итәргә омтылды. Иске мәдрәсәләрдәге укыту-тәрбия бирүнең чын асылын тирән аңлаган шагыйрь «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?», «Авыл мәдрәсәсе» кебек шигырьләрендә андагы укыту-тәрбия системасының, кеше шәхесен төрлечә кимсетүгә, кыйнауга, диспотизмга, дини эчтәлекле китапларны аңламыйча ятлауга корылган булуын ачык чагылдырды, бу төр уку йортларында балаларның аңы зәгыйфьләнүенә, тупаслануына, имгәтелүенә, сәламәтлекләре какшавына, әхлаклары бозылуына әрнеде.
Ялкынлы фикер иясе татар революцион-демократлары белән бергә мәктәпләрне чын мәгънәсендә гомуми белем бирү мәктәпләре итеп үзгәртеп кору өчен көрәште. Г.Тукай да, танылган татар галим-педагогы К.Насыйри кебек, халык мәнфәгатьләре өчен көрәшүче мәшһүр җәмәгать эшлеклеләре булырлык кешеләр тәрбияләү бурычын алга куйды. «Безнең милләт тә, – дип язды Г.Тукай 1906 елда «Хиссияте миллия» дигән мәкаләсендә, – башка милләтләрдәге кебек, яклаучысы, сыена торган урыны булмаган, фәкыйрь вә эшче халыкның файдасына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алыштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. (Г.Тукай. Әсәрләр. 4 томда, 3 том, Казан, 1976, 155-156 битләр.) Г.Тукай бу мәкаләсендә аерым кеше мәнфәгате белән җәмгыять мәнфәгате уртак булырга тиешлеген аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алган кешеләр тәрбияләүне бурыч итеп куйды.
II бүлек.Татар халкы педагогикасы үсешендә Г. Тукайның дөньяви тәрбия һәм яңа укыту үзенчәлекләренең роле .
Г.Тукай дөньяви тәрбия ягында торды һәм яңа Европа тибындагы мәктәпләр, милли мәктәпләр генә түгел, катнаш мәктәпләр (реаль училищелар, гимназияләр) булдыруны хуплады, ул иске татар мәдрәсәләре һәм мәктәпләре программаларын, анда укытуның торышын һәм аларның укытучыларын тәнкыйтьләде. «Мәктәп һәм школа» (1912) шигырендә шагыйрь рус мәктәбен татар мәктәбе белән чагыштырды. «Школада — тормыш, мәктәптә – дин», – дигән фикерне әйтте ул.
Шагыйрь яшьләрне тәрбияләү һәм мәктәпләргә реформа үткәрүгә багышланган шигырьләр һәм публицистик мәкаләләр язу белән генә чикләнеп калмый, педагогика өлкәсендә дә даими эшләп килә. Ул бер кечкенә кызны дөрес тәрбияләү белән кызыксынган ике хатын-кызның хат алышуы формасында иҗат ителгән «Ана мәктүбләре» (1907) дигән әсәрен яза һәм анда яшь буынны тәрбияләү буенча аналарга педагогик киңәшләр бирә.Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ана теленең ролен тирән аңлаган шагыйрь халык массасында, шул исәптән балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә, китап укырга кызыксынуларын үстерергә омтылды. «Татарча сарыф, нәхү язучыларга ихтар» (1911) дигән мәкаләсендә татар теленең эчке законнарын исәпкә алмыйча ясалма рәвештә генә телгә грамматик категорияләр кертергә омтылучыларныГ.Тукай ачы чыбыркылады, үзенең туган телен кимсетеп, гарәп, төрек телләрен өстен күрүчеләрне гаепләде, телнең халык тормышы һәм үсеше белән нык элемтәдә булуын исбатлады.
Г.Тукай ана телендә гомуми белем бирү мәктәпләрен булдыру, ана телен тулы хокуклы итеп торгызу өчен көрәшеп кенә калмады, яшь буынны рус халкы культурасына якынайтырга омтылды, татар һәм рус халыклары арасындагы бәйләнешләрне үстерергә тырышты, туган халкын тугандаш рус халкыннан өйрәнергә өндәде.
Бу яктан ул үзе дә яшьләр өчен үрнәк булып тора: Уральск мәдрәсәсендә белем алган вакытында параллель рәвештә рус классында да укый, рус әдәбиятының күренекле вәкилләре А.Пушкин, М.Лермонтов, Л.Толстой, М.Горький әсәрләрен яратып өйрәнә, аларның шактыен татарчага тәрҗемә итә. Шагыйрь, рус классын тәмамлаганнан соң, мәдрәсәдә укучы кайбер шәкертләргә билгеле дәрәҗәдә рус теленнән белем дә бирә. 1903-1904 елларда шагыйрьнең Уральск шәһәренең бер мәктәбендә укытучылык итүе мәгълүм. Тулырак…