“Милләт кыйбласы” дигән бу мәкаләне мин яз көннәрендә бик пессимистик рухта яза башлаган идем. Җәйге эшләр күбәеп китү сәбәпле,язу белән шөгыльләнергә вакыт булмады.Ул,бәлки, шулай тәмамланмыйча калган да булыр иде.Ләкин Арчада Республика күләмендә үткәрелгән укытучыларның август киңәшмәсендә Президентыбыз Рөстәм Миннехановның татар теле турында кистереп әйткән сүзләре мине тетрәндереп җибәрде,күңелгә өмет чаткылары салды.
Мәктәптә татар теле укытучысының эше җаваплы һәм шактый ук катлаулы. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү бик авыр. Сер түгел: татар теле безгә кирәкми диючеләр күбәйде.Бөтен татар теле укытучылары шикелле мине дә татар теленең киләчәк язмышы куркыта.Татар теле бетәр дә,моңа укытырга сәгатьләр калмый,шуның өчен борчыла икән бу дип уйлый күрмәгез.Юк,мин инде,алла боерса,бу уку елын тәмамлап, “лаеклы ялга” китәсе кеше.Мине ана телебезнең шул кадәр дәрәҗәсез булуы,радио-телевидение алып баручыларының телне тәмам изеп, вата-җимерә сөйләүләре,саф татар районы үзәкләрендә түрәләрнең җыелышларны урысча алып барулары һ.б. шундый “урыслашу”лар куркыта.Шушы куркуны таратып җибәрә торган сүзләрне Президент авызыннан ишетү киләчәк көннәргә аз булса да ышаныч уятты. Шул өмет белән рухланып мин дә язмамны тәмамлый алдым һәм аны сезнең хөкемегезгә тәкъдим итәм.(Мәкалә “Татарстан яшьләре”нең 19нчы сентябрь санында басылып чыкты).
Без,татарлар,еш кына үзебезне олы тарихлы һәм бөек мәдәниятле, зиһенле, уңган, тыйнак һәм эшчән, кунакчыл, чисталык сөючән халык буларак күтәреп чыгарга һәм сөйләргә яратабыз. “Урыслар чабата киеп йөргәндә без читек киеп йөри идек”,-дип үткәнгә горурлык белән карыйбыз.Үткәнебез белән болай горурланырга хакыбыз бар,чөнки бу тулы чынбарлык.Европада булмаган суүткәргечләр, Алтын Урданың бөтен шәһәрләрендә була. Европада чуен коймаганда, Алтын Урданың 140лап мөселман шәһәрендә чуен койганнар, кирпеч яндырганнар.
Ә бүген милләт ныкмы? Бөтен дөньяга горурланырлык эшләребез бармы?Юк, милләт хәзергә көчсез һәм таркау хәлдә яши…
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасын бөтен дөньяга таныту юнәлешендә республикабыз җитәкчелеге хәйран эшли, зур уңышларга да ирешә. Әмма республиканың үзендә милләтне кайгырту эше сүлпән бара. Милләтне саклауның нигезендә татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләсе ята. Ул безгә урыслашу процессын туктату өчен кирәк. Ләкин рәсми хакимиятебез 90нчы еллар башында ук,мөмкинлекләр булуга карамастан,бу өлкәдә дөрес стратегия сайламады. Җитәкчеләребез, татар булмаган кешеләр үз теләкләре белән татар телен 10-20 ел эчендә өйрәнгәннән соң гына, татар телен бөтен учреждениеләргә мәҗбүри кертеп булыр дип, исәпләгәннәр иде. Ләкин бу юл утопия булып чыкты. Урыс балаларының башларыннан сыйпый-сыйпый татар теленә өйрәтеп күпме акча түгелде. Ә ул аны барыбер белми,өйрәнергә теләми. Чөнки татарлар үзара русча сөйләшкәндә,аларга ул тел нигә кирәк?
Татар журналистларының, артистларының,язучыларының,галимнәренең күбесенең оныклары татарча бер сүз әйтә белми.Бу нәрсәне күрсәтә? Бу, телне өйрәтү сферасын гына түгел, ә куллану сферасын да параллель рәвештә үстерергә кирәклеген күрсәтә. Татар теле мәсьәләсен дәүләткә генә аудару дөрес эш түгел. Аның үз мәшәкате хәттин ашкан.Туган тел һәм милләт мәсьәләләренә хөкүмәт корылтайлар уздырганда ,укытучыларның август киңәшмәләре вакытында гына килеп ябыша.Бу эшкә һәрберебез җигелергә тиеш. Татарча әдәби әсәрләр татарлар гына түгел,башка милләтләр өчен дә кызыклы булса,җырларыбыз эшләнеше ягыннан башка милләтләр дә яратып тыңларлык булса һәм иң мөһиме,татар кешесе,дөньяның теләсә кайсы почмагында иң беренче үз телендә сөйләшергә тиешлеген,моның табигый икәнен аңласа,татарча сөйләшергә мөмкин җирдә бары тик үз телендә генә сөйләшсә- телнең сакланачагы гына түгел,киңрәк таралыш табачагы да ачык. Бер корылтайда фин татарының татар телен шулкадәр әйбәт белүенә сокланып сорау бирәләр,ул болай дип җавап бирә:”Өйдә, гаиләдә – бишек яшеннән алып картайганчы – бары тик татарча. Өйдә башка телдә сөйләшү катгый рәвештә тыелган бездә. Бу – дәүләт законы түгел, ә безнең татар халкының үз законы, язылмаган канун (!)”.
Ә безнең үзебезнең Татар илендә татарларның урыс телле татар балалары барлыкка килде.Бу-милләтнең хурлыгы. Хурлыгы гына түгел,ә милләтнең бетүгә баруы.
Үз заманында Гаяз Исхакый милләткә билгеләмә биргән иде. “Дине,теле,мәдәнияте,гореф вә гадәтләре бер булган кешеләрдән барлыкка килгән җәмгыяткә (халыкка) милләт диелер,диде ул. Милләт өчен аеруча әһәмиятле булган мәсьәләр – үз динен һәм мәдәниятен саклаудыр. Бу мәсьәләләргә җитәрлек игътибар бирелмәсә,халык югалыр”.
Ә тулаем милләтне таныту һәм саклау–ул бар халык бурычы. Һәркем моңа үзенең өлешен кертергә тиеш – милләтенә карата мәхәббәте белән, бала-оныкларын чын татар итеп тәрбияләве белән, халкына файдалы эшләре белән.
Әлегә татар халкын дөньяга таныту эшен уңай хәл итү юлында ике каршылык ярылып ята. Болар – бердәмлек җитешмәү һәм күпчелегебездә булган битарафлык. Татарның бик үк бердәм халык булмавы хакында анекдотларга кадәр уйлап чыгарылган. Бердәмлек үрнәге итеп яһүдиләрне генә алырга димим, күршебездә үк яшәүче кайбер башка халыкларга да ешрак карарга кирәктер. Тулырак…