Әдәбиятның үсүе, баюы беренче чиратта аның иҗатчылары, язучыларга бәйле. Язучының халык тормышы белән бәйләнеше, заман һәм укучылар таләбен тоюы, таланты, культура дәрәҗәсе, эрудициясе – болар барысы да әдәбиятның хәрәкәт итү тизлеген, аның эстетик сыйфатларын билгелиләр.
Ә Муса Җәлилнең уй-хисләр дөньясын, сурәтләр палитрасын баету юллары гадәттәтә тыш күп. Шагыйрьне кыйммәтле асылташларның яткан урынына юлны табып, аларны тиешенчә эшкәрткән геологка тиңләп була.
Тема: Муса Җәлил иҗатында образлар дөньясы.
Максат: Муса Җәлилнең иҗаты турында белгәннәрен уен технологияләре, заманча алымнар кулланып кабатлау; шагыйрьнең үз иҗатында кулланган образларны ачыклау; герой – шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, кызыксыну уяту.
Җиһазлау: М. Җәлил портреты, китаплары күргәзмәсе, темага кагылышлы карточкалар, слайдлар.
Дәрес тибы: кабатлау
Көтелгән нәтиҗәләр: Ш: Муса Җәлил иҗатының бай һәм күпкырлы булуын аңлау; әдипнең баштанаяк – хисләре, фикерләре, теле, бизәкләре белән халыкның үз улы булуын төшенү. М: шигырьләрнең исемнәрен дөрес итеп таба белү. П: шагыйрь иҗатындагы образларны дөрес итеп аерып чыгарып, билгели алу.
Дәрес барышы
- Оештыру өлеше.
Дәрескә карата уңай психологик халәт тудыру.
- Укучылар, мин дәресемнең темасын ачык калдырам. Без аны сезнең
белән бергәләп ачыкларбыз.
Актуальләштерү.
Мин сезгә хәзер “Исемен тап” уены тәкъдим итәм. Һәркайсыгызга карточкалар бирелә, сез урыннарыгыздан торып, парларыгызны табарга тиеш буласыз. Кайбер карточкаларда шигырьләрдән өзекләр китерелгән, ә икенчеләрендә әлеге шигырьләрнең исемнәре. Биремне үтәү өчен 30 секунд вакыт бирелә.
Контроль: эшнең дөреслеген тикшерү.
Бу юллар кайсы шигырьдән?
Карточка №1. Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар. (“Кызыл ромашка”)
Карточка №2. Кешеләр сугыша, кан коя,
Киселә меңнәрчә гомерләр.
Төн буе улашып якында
Иснәнеп йөриләр бүреләр. (“Бүреләр”)
Карточка №3. Алар… Алар җыйнап аналарны,
Балаларны кырга кудылар.
Казыттылар чокыр, ә үзләре
Читтән, көлеп, карап тордылар… (“Вәхшәт”)
Карточка №4. Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онтылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен. (“Җырларым”)
Карточка №5. Шаян кызым син минем,
Таң йолдызым син минем,
Йөрәгемдә кабынган
Шатлык җырым син минем. (“Кызыма”)
Карточка №6. Мең ел элек кемдер монда
Җир казыган, тир тамызган
Һәм беренче кат имәннең
Яшәү иртәсен кабызган. (“Имән”)
– Укучылар, бу шигырьләрне нәрсә берләштерә?
– Аның авторы.
– Димәк, бүгенгә дәрестә без кемнең иҗаты турында сөйләшербез?
– Муса Җәлил иҗаты турында.
- Төп өлеш
– Алдагы уеныбыз герой-шагыйребезнең үз иҗатында кулланган образларны ачыклау.
Алдыгызда Муса Җәлил шигырьләреннән өзекләр язылган карточкалар ята. Сезнең бурыч Җәлил кулланган образларны атап, аларны “Халык йөрәгенә юллар эзләп…” тәлгәшенә урнаштыра бару.
Карточка №1. Кызганып егетне, елыйлар
Миләүшә һәм лалә чәчәге;
Тәгәри үләнгә чык түгел,
Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре. (“Бүреләр”)
- Әдипнең әлеге шигырендә яралының авыр язмышын нинди образ уртаклаша?
- Табигать образлары.
- Әйе, әйдәгез без аны үзебезнең тәлгәшкә урнаштырыйк.











