
Планга кереш сүз.
“Табигать – иң яхшы даруханә” дигән дәрес 6 класста резерв сәгать исәбенә үткәрелә. Дәрес “Чәчәкле үсемлекләрнең күптөрлелеге” бүлеген тәмамлагач үткәрелә. Бу дәресне мин укучыларның тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен үстерү максатыннан чыгып үткәрдем. Дәресне үткәрү өчен, табигать турындагы теманы алдан әйтеп, укучыларны аерым төркемнәргә бүлдем (“Юннат”, “Врач”, “Фармацевт”). Һәр төркемгә эш бирелде: “Юннат”ларга дару ромашкасы, зур бака яфрагы, дару тузганагы, меңьяфрак үсемлекләренең биологик үзенчәлекләрен өйрәнергә. “Врач” төркеменә шул ук дару үсемлекләренең кулланышын өйрәнергә, “Фармацевт” төркеменә шул дару үсемлекләрен ничек кулланырга икәнлеген белергә. Һәр төркем үз биремнәре буенча интернет ресурсларын кулланып презентация төзи. Дәрес информацион технологияләр кулланып үткәрелә. Презентация Microsoft Power Point программасында эшләнә һәм аны төрле рәсемнәр, текстлар кулланып эшлиләр. Видеоязма цифрлы фотоаппарат белән төшерелә һәм Microsoft Power Point программасына куела. Дәрестә информацион технологияләр куллану укучыларның танып белү активлыгын, дәрес белән кызыксынуын арттыра. Шулай ук укучылар тикшеренү эшчәнлегенә тартылалар.
Тема: Табигать – иң яхшы даруханә.
МАКСАТ: укучыларның тикшеренү эшчәнлеген үстерү; дару үсемлекләренең әһәмияте турында белемнәрне тирәнәйтү; экологик культура тәрбияләү.
ҖИҺАЗЛАР: компьютер, видеоязма, гербарийлар, рәсемнәр, открыткалар.
ДӘРЕС БАРЫШЫ
Дәрес укытучының кереш сүзе белән башлана
Укытучы: Кыргый дару үсемлекләренең табигый запасы – безнең фармацевтика промышленностьтеның төп байлыгы булып тора. Төрле дару препаратлары ясау өчен 200 төр үсемлек төп чимал булып санала. Безнең илдә 70% ка якын дару чималы дикоратив үсемлекләрдән җыела.
Урманнарда, кырларда, болыннарда, тау итәгендә үсүче гади үсемлекләр арасында дару үсемлекләре күп. Бу табигый даруханәдә салкын тиюдән һәм ютәлдән, йөрәк һәм бөер авыруыннан, кан китүен туктата торган дарулар табарга була. Дару үсемлекләре кайчан һәм ничек куллана башлаганнар соң? Бу сорауга җавапны бер өзек карап үткәннән соң табарбыз.
(Видеоязмасы күрсәтелә, авыл фельдшеры чыгышы).
Дару үсемлекләрен куллану тарихы элекке заманга барып тоташа. Безнең гасырга кадәр дару үсемлекләрен Көньяк-Көнбатыш Азиядә киң кулланганнар. Безнең эрага кадәр 2600 нчы елны чыккан дару үсемлекләре турындагы китапта 900 якын төр дару үсемлекләре, аларны куллану турында белешмә бирелә.
Россиядә дару үсемлекләре, патша Алексей Михайлович XVII гасырда патша йортларын гына түгел, ә армияне дә тәэмин итәргә дигән приказ биргәч, киң кулланыла башлый.
Мәскәүдә 1654нче елда, беренче булып, дәвалаучыларны әзерләүче медицина мәктәбе оештырыла.
Дару үсемлекләрен даруханә бакчаларында үрчетәләр. Петр I приказы буенча мондый “даруханә бакчалары” барлык эре шәһәрләрдә, хәрби госпитальләрдә барлыкка киләләр. Иң зур “даруханә бакчасы” 1714 елда Санкт – Петербургта оештырыла. 1823 елда бу бакча “ Император ботаника бакчасы” диеп үзгәртелә. 1930 елда ул Фәнни академиягә, (хәзер Рассия фәннәр акдемияменә) әйләнә.
Табигатьтә ару үсемлекләрен өйрәнү өчен безнең илдә махсус институт оештырыла. Аның бакчасында 1500 ләп үсемлек исәпләнә, бу сан даими тулыландырыла.
Һәр халыкта буыннан буынга күчә торган үсемлекләрнең дәвалау үзенчәлекләре турында мәгьлүматлар саклана. Сезгә дә, укучылар, үзебезнең тирә – ягыбызда үсә торган дару үсемлекләрен, аларның дәвалау үзлекләрен белергә киңәш итәм.
Укытучы: Бүген без сезнең белән кайбер дару үсемлекләре белән танышырбыз, алар нинди дәвалау үзлекләренә ия икәнлекләрен белербез. (Сүз укучыларга бирелә)
1нче юннат: (Презентация күрсәтелә). Дару ромашкасы – оешма чәчәклеләр семьялыгына кергән дару үсемлеге. Ул болыннарда, кырларда, бакчаларда, чүпле урыннарда үсә. Дару ромашкасының уртадагы чәчәге көпшәсыман сары төстә, ә кырыйдагы ялган телсыман чәчәкләре аерчалы, ак төстә.
Врач: Дару ромашкасының чәчәге – дару һәм косметик чимал. Ул эфир майларына бай, ялкынсынуларга каршы тору үзлегенә ия. Чәчәгенең кайнатмасын салкын тиюдән, ютәлдән кулланалар, тәндәге җәрәхәтләрне юдыралар. Төнгегә ромашканың кипкән чәчәкләрен кайнаган суда пешереп 15 мин. төнәтеп шикәр яисә бал белән эчсәң, тынычлап йоклыйсың.
Фармацевт:
Табигатьтә дару ромашкасының чәчәген май, июнь, июль, август айларында җыялар.
Ромашка чәчәкләрен җыеп
Чәчегезне юыгыз.
“Хеден Шолдерс” шампунен
Читкә алып куегыз.
Чәчәкләре төнәтмәсе
Бар чирдән дә дәвалый.
“Смекта”, “Ренни” урынына
Аның төнәтмәсе дә ярый.
2нче юннат: (Презентация күрсәтелә). Зур бака яфрагы. Бу үсемлекне туристларның һәм сәяхәтчеләрнең чын дусты дип атарга була. Ул оешма чәчәклеләр семьялыгына керә. Бу үсемлекне кыр һәм болын кырыйларындагы юл буйларында күрергә була. Зур бака яфрагы күпьеллык яфрак таралгысы ясап үсә. Яфракларының киңлеге 10см, озынлыгы 20см. Чәчәк төркеме – башак. Бака яфрагының орлыклары вак һәм алар җилемле, шуңа күрә кешенең аяк киеме асларына, хайван аякларына ябышып “сәяхәт” итә башлыйлар. Мәсәлән Колумб диңгезчеләренең итек асларына ябышып, бака яфрагының орлыклары Америкага эләгәләр. Индеецлар яңа үсемлекне күреп, аны “ак кеше эзе” дип атыйлар. Тулырак…











