15.01.2019

Е,е хәрефләре. 2 сыйныф. Татар теленнән ачык дәрес планы.


Е,е хәрефләре
Сарман муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Сарман гимназия»сенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Фатыхова Гөлия Фоат кызы.Тема: Е,е хәрефләре. 2 сыйныф. Татар теленнән ачык дәрес планы.   
  

 

Тема: Е,е хәрефләре

Максат: Е, е хәрефләренең ике авазга билге булып  йөрүен, сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң калын сүзләрдә (йы),  нечкә әйтелешле сүзләрдә (йэ) дип укылуын истә калдыру.Тартыклардан соң килгән е хәрефенең (э) дип укылуын аңлату, матур язу күнекмәләрен камилләштерү; критик  фикер йөртү сәләтен үстерү; туган телгә ихтирам, кызыксынучанлык, дуслык, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Метод һәм алымнар. Әңгәмә, тикшерү, өлешчә эзләнү.

Технология. Коммуникатив үстерелешле укыту, компьютер технологиясе.

Танып белү универсаль уку гамәлләре (УУГ):

– дәреслектә ориентлаша белү;

– рәсем , карточкалар һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

– төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

– авазларның урнашу тәртибен белү ;

– дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү.

Регулятив УУГ:

– кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

– гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

– үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

– тормыш тәҗрибәсен куллану;

– эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

– дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

– үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

– үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

– мәгънә барлыкка китерү Коммуникатив УУГ:

– тормыш тәҗрибәсен куллану;

– күршең белән хезмәттәшлек итү.

 

Планлаштырылган нәтиҗә.

  1. Е, е хәрефләренең ике авазга билге булып йөрүен, сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң калын сүзләрдә (йы), нечкә әйтелешле сүзләрдә (йэ) дип укылуын истә калдыру.

2.Тартыклардан соң килгән е хәрефенең (э ) дип укылуын аңлату.

  1. Атна исемнәрендә е хәрефенең язылышын истә калдыру

 Җиһазлау:Татар теле: татар мәктәпләренең  2 нче сыйныфы өчен дәреслек. I кисәк. / И.Х. Мияссарова, К.Ф Фәйзрахманова. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.- 62-63 нче битләр Вәгыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма. 3 нче басма. Тулыл. – Казан, 2002. – 207 б.;“Мәгариф” журналлары,TATARSHOOL сайты,

компьютерда слайдлар, индивидуаль-дифференциаль карточкалар.

 Өйрәтү структуралары: РАУНД ТЭЙБЛ, СТЁЗЕ-КЛАСС, ОЛ  РАЙТ РАУНД РОБИН, КЛОК БАДДИС, РЕЛЛИ РОБИН,КОНЕРС , ТАЙМД ПЭА ШЭА, МИКС- ФРИЗ- ГРУП, КОПИ КЛЭП,     

  Дәрес барышы.

1  Дәрескә оештыру моменты Тулырак…

“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты”


   Яңа Кенәр мәктәп-интернаты
 Арча районының Яңа Кенәр авылында “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат”  дип аталган уку йорты бар. Монда бүгенге көндә 142 бала белем һәм тәрбия ала.Аларның 72се – инвалид. Әмма укытучылар өчен аларның барысы да бертигез, якын һәм кадерле. Һәр балага бертөрле белем-тәрбия бирелә. Барысы да республика психологик медицина комиссиясе тарафыннан махсус шушындый мәктәпләрдә укырга тиеш дип табылган балалар.

Тормыш булгач,сәламәт булмаган балалар да дөньяга килә.Статистика андый балаларның саны кимүгә түгел, ә артуга баруын күрсәтә. Бу балаларның гаиләләре дә бик чуар. 49 бала – күп балалы гаиләләрдән.12се – кыен, 34е – тулы булмаган гаиләдә көн күрә. Тәрбиягә алынган балалар да бар. 17се – шундый. Бирегә якын-тирәдәге 5  районнан киләләр.

Мәктәпнең төп бурычы.

 Бу мәктәптә тәрбияләнүче балаларның акыл үсешләре тоткарланган яки зәгыйфь үскән.Бу авыру түгел.Ләкин аларның дөньяны кабул итүдә һәм фикерләүләрендә төрле тайпылышлар һәм тоткарлыклар була. Мондый балалар белән эшләү зур түземлелек, тәҗрибә һәм осталык сорый. Шуңа күрә мондагы 45 укытучы-тәрбиячеләрнең барысы дип әйтерлек югары педагогик белем өстенә махсус  дефектологик-психологик белемгә дә ия.

 Шунсыз эшләү мөмкин түгел. Чөнки һәр балага индивидуаль якын килергә кирәк. Аның фәннәрне өйрәнү мөмкинчелекләрен өйрәнеп белү – эшли башлауның беренче адымы. Икенчесе – белем һәм тәрбия бирүнең дөрес юлын сайлау.  Бу эштә мәктәптә педагог-психолог, укытучы-логопедлар булу балаларның акыл үсешендәге тайпылышларны төзәтүгә уңай этәргеч бирә.

  Мәктәптә шулай ук  өстәмә белем бирү педагогы, музыка укытучысы, ике шәфкать туташы һәм врач-педиатр бар. Барысының да бурычы бер – акыл үсешләре тоткарланган балаларны тормышка әзерләү, аларны мөстәкыйль яшәргә өйрәтү. Заман бик катлаулы: адым саен ялган, урлашу, көчсезләрне кимсетү-җәберләү. Мәктәпне бетергәннән соң һәр бала тормышта үз урынын таба белергә тиеш. Мәктәптә үзләштергән  һөнәр һәм тормыш күнекмәләре  белән  үзен һәм гаиләсен яшәтерлек  материаль байлыклар булдыра алса, укытучы һәм тәрбиячеләрнең хезмәтләре бушка китмәгән дигән сүз.

Укыту.

Соңгы ике елда рәттән үткәрелгән мәктәпне төзекләндерү эшләре аны танымаслык итеп үзгәртте.Биредәге сыйныф бүлмәләре, спортзал, клуб,ишек алдындагы уен мәйданчыклары ялт итеп тора. Сыйныф бүлмәләре укыту өчен кирәкле җиһазлар белән тулыландырылган. 9 кабинетта интерактив такталар эленеп тора. Проекторлар бар укытучыга җитәрлек.

 Мәктәптә дәресләр гадәти мәктәптәге кебек үткәрелә. Ләкин бу тыштан караганда гына шулай күренә. Гомумбелем мәктәпләрендәге физика, химия, алгебра, чит тел,  геометрия,сызым кебек фәннәр бөтенләй укытылмый. Иң күп дәресләр хезмәт укытуга бирелә.Мәсәлән, 8-9нчы сыйныфларда хезмәт дәресләре атнасына 12 сәгать керә. Һәм алар ул дәресләрдә штукатур-маляр һөнәренә өйрәнәләр. Тугызынчы сыйныфны бетереп чыкканда укучылар имтихан тапшырып, кулларына штукатур-маляр һөнәрен үзләштерүләре турында таныклык алалар.Түбәнрәк сыйныфларда укучы кызлар тегүче һөнәрен үзләштерәләр. Ә малайлар хезмәт мастерскойларында агачтан, тимердән төрле әйберләр ясыйлар.

 Сыйныфларда балалар күп түгел. Күбесендә – 10-12 укучы.Әмма шул 10 баланы укыту кайчагында 20 баланы укытуга караганда да читенрәк.Чөнки берәүләре тиз ярсып, кызып китүчән. Икенчеләре, киресенчә,бик акырын. Өченчеләре психик яктан сәламәт түгел. Болай да яралы күңелле балаларга ачулану, тавыш күтәрү, кисәтү ясау үзен акламый.

 “2”ле куеп та куркытып булмый аларны. 8нче сыйныфка җитеп тә иҗекләп укучы яки бүген укыганын иртәгә бөтенләй онытучы укучылар булу бу мәктәп өчен гаҗәп түгел. Андый балалар индивидуаль программа буенча укытылалар. Бер сыйныфта хәтта ике-өч махсус төркем булырга мөмкин. Укытучы 45 минут эчендә шуларның һәрберсе белән аерым-аерым эш алып барырга тиеш.

 Ата-аналарга, әгәр балалары сәламәт булмаса, баласын мондый мәктәпкә бирүдән курыкмаска кирәк.Чөнки бирегә килгәч, бала үз ишләре арасына эләгә. Гадәти мәктәптә коррекцион эш алып барылмый. Укырга өйрәнә алмаган бала шул укый-яза белмәгән килеш мәктәптән чыгып китә. Үз эченә бикләнгән, сөйләшә-аралаша белмәүче шәхес формалаша. Ә мин сөйләгән шикелле мәктәпләрдә  уңай психологик халәт, коррекцион укыту методикасы нигезендә һәр бала укырга-язарга өйрәнә. Аның белән генә чикләнеп калмый.Социаль көнкүреш юнәлеше дәресләрендә үзен карарга,йорт-җирне тәртиптә тотарга, тегәргә-чигәргә һәм башка төрле хезмәт күнекмәләренә, хәтта яңа туган баланы биләргә өйрәнә. Тулырак…

Г. Сабитовның “Чүкеч” хикәясен укып өйрәнү дәресе. 3нче сыйныф (коррекцион)


Чүкеч хикәясе

“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Низамова Рузилә Даут кызы. Дәреснең темасы: Г. Сабитовның  “Чүкеч” хикәясен укып өйрәнү. 3нче сыйныф (коррекцион).

Дәреснең максатлары: 

1.Танып-белү, үстерү: текстны дөрес итеп аңлап укырга өйрәтү, эчтәлеген     үзләштерү, сорауларга җавап бирә белергә өйрәтү;

2.Коррекцияләү: фикерләү сәләтен ныгыту;

3.Тәрбияви: хезмәткә мәхәббәт  тәрбияләү.

Җиһазлау: аңлатмалы сүзлек, компьютер, мультимедиа,слайдлар.

Методлар,алымнар:уку

Дәрес тибы: катнаш

 Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше. Исәнләшү. Укучыларны барлау. Уңай психологик халәт тудыру.

Дәрескә кереш

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә балалар!

Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, татар телен

Өйрәнергә килдек без.

-Балалар безгә бүгенге дәрескә безгә кунакка урманнан чыршы килгән. Хәзер нинди бәйрәм якынлаша? Без ул бәйрәмдә нәрсә бизибез? Безгә кунакка килгән чыршыбызга нәрсәләр җитми? Мин бүген сезнең җавапларыгызны менә бу чыршы уенчыклары белән бәяләрмен.

-Фонетик күнегү.

Слайд №2

Карга әйтә карррр-карррр

Җирдә чеби баррррр-баррррр

Беррр-сен генә алыррр идем

Саклаучысы барррр- барррррр

  1. II. Актуальләштерү:
  2. Без сезнең белән хезмәт, аны яратырга өндәгән нинди әсәрләр өйрәндек?

Слайд №3

  • Г.Тукай. Эшкә өндәү.
  • А.Алиш. Эшче абый.
  • Ш.Маннур. Тырыш кыз.
  • Н.Дәүли. Минем кадерле
  • әбием.
  • Ш.Галиев. Әйбәт пычрак.
  • Х.Халиков. Өч кыз.
  1. Без сезнең белән эш, һөнәр турында мәкальләр дә  өйрәнеп киткән идек. Хәзер без сезнең белән өйрәнгән  мәкальләрне искә төшереп китәрбез.

Слайд №4

– Мин сезгә өй эше итеп нинди бирем биреп җибәргән идем? дәрес планы

3 . Өй эшләрен тикшерү . Тулырак…

“Җавапсыз легенда” . Әдәби уку дәресе. IV сыйныф.


җавапсыз легенда

МББУ  Түнтәр  урта  гомуми  белем  мәктәбенең  I категорияле  башлангыч  сыйныф   укытучысы Исмагилова Райхана Зәфәр кызы . Тема: Галимҗан Гыйльманов  “Җавапсыз легенда” . Әдәби уку дәресе. IV сыйныф.

Максат. Укучыларны Галимҗан Гыйльманов, аның иҗаты  белән таныштыру; шигырьләрен, хикәяләрен укуга кызыксыну тудыру; сәнгатьле уку күнекмәсен үстерү; үз фикерләрен әйтә, дәлилли белергә өйрәтү; Түнтәр авылының тарихын өйрәнүгә , изге урыннары белән танышуга кызыксыну уяту;  әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Предмет:

-язучы, шагыйрь Галимҗан Гыйльмановны тану, аның әсәрләрен укуга теләк уяту; Галимҗан Гыйльмановның “Җавапсыз легенда” әсәрен уку.

Шәхси УУГ:

-яңа уку материалын үзләштерүдә кызыксынучанлыкны үстерү;

-шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлаклылык сыйфатларын үстерү;

-авыл тарихын өйрәнүгә кызыксыну булдыру.

Метапредмет:

 а) көйләгеч УУГ: укучылар белгән, әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү. Максатларның эзлеклелеген билгеләү, план төзү.

Танып белү УУГ:

-әсәрне уку, эчтәлеген аңлау; бирелгән сорауларга җавап бирә, тиешле мәгълүматны  таба белү;

-фикерләүнең логик чылбырын төзи белү.

Коммуникатив УУГ:

-укыту процессында катнашу, иптәшеңнең үз-үзен  тотышы белән идарә итү,

-үз фикерләрен әйтә белү.

Предметара бәйләнеш: тарих, музыка.

Тип: яңа материал үзләштерү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, сүзләр язылган карточкалар: легенда, кыйсса, куй, сырхау,  сарык рәсеме, китап күргәзмәсе: “Тозлы яңгыр”, ”Самат батыр”, “Көмеш тарак”, “Тирән тамырлы Түнтәрем”, презентация  “Галимҗан Гыйльманов- язучы, шагыйрь”, “Түнтәр авылының изге урыннары”, өстәлләрдә мэнэдж мэт- класс белән идарә итү инструменты, смайликлар.

Кулланылган сингапур структуралары: Континиус  Раунд Робин.

УМК: “Перспектив башлангыч мәктәп”  (авторлары Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мәхәммәтҗанова)

Дәрес барышы

l.Оештыру.

Исәнләшү. (Хай Файв –тынычландыру сигналы)

-Хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез ничек? Сез бүгенге дәрескә әзерме?

-Укучылар җавабы:

Кыңгырау чыңлады дәрескә чакырып

Бүгенге дәрескә без һәммәбез әзер!

-Ә хәзер сыйныфташларны сәламләү( каршы күршеләрегезгә, янәшә күршеләрегезгә сәлам бирегез.

ll.Актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү.

-Укучылар, өйдә нинди эш башкардыгыз?

-Без “Айсылу” һәм “Су ияләре” әкиятләренең аермалы һәм охшаш якларын язып килдек. (Бер укучы укый).    “Айсылу” һәм “Су ияләре” әкиятләренең аермалы яклары шунда:  “Айсылу” әкиятендә Су анасы комсыз, ямьсез. Зурмөгез- кешеләргә дошман. Геройның исеме –Айсылу. “Су ияләре” әкиятендә Су иясе- явыз зат түгел. Су анасы- мәрхәмәтле, су ияләре кешеләр белән дус һ.б. Геройның исеме- Сусылу. Охшаш яклары: Айсылу-чибәр, акыллы. Сусылу да-чибәр, гүзәл.

-Укучылар, сезгә бу әкиятләр ошадымы? Кемнәр язган аны?

-“Айсылу” әкиятен Нурия Сәйяр, “Су ияләре” әкиятен Роберт Батулла язган.дәрес планы Тулырак…

Дуслык турында.Тәрбия сәгате (коррекцион).


 Дуслык турында

Арча муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт гомуми белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Йосыпова Рәисә Фаил кызы. Тема: “Дуслык турында”. Ачык тәрбия сәгате.

Максат: 1.Балаларны дуслык серләренә төшендерү, чын һәм ялган дусны аера белергә өйрәтү.

2.Укучыларның сөйләм телләрен үстерү.

3.Үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

  • Хәерле иртә балалар! Бүген без сезнең белән тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – дуслык хакында сөйләшербез. Әңгәмәбезгә керешкәнче бер күнегү эшләп алыйк. Ул “Елмай!” дип атала.Уң як күршеңә елмай һәм аның белән күреш, ә хәзер сул як күршеңә елмай һәм аның белән күреш.
  • Балалар, без бүген дуслыкның серләренә төшенербез, чын дус һәм ялган дусны аера белергә өйрәнербез. Чынбарлыкта, кызганычка каршы чын дуслык бик сирәк очрый. Сез бу сүзне ничек аңлыйсыз? Нинди кешеләр генә чын дус була ала? Чын дус булу өчен без нинди сыйфатларга ия булырга тиешбез?  Кешеләр арасында дуслык бар икәнен без  каян белә алабыз?
  • Әйе балалар, дус була белү – бик зур сәләт. Шуңа күрә безнең һәрберебез дусларның кадерен белергә, шул ук вакытта үзе дә яхшы дус булырга тиеш.
  • Ә хәзер мин сезгә дуслык турында бер хикәя укып китәм.
  • Сүзлек эше: чүл (эсселек турында әйтеп китү)
  • Ике дус берничә көн дәвамында чүл буйлап барганнар. Бара торгач ачуланышканнар һәм берсе кызып китеп икенчесенең яңагына китереп суккан. Суксалар да, тегесе берни дәшмәгән, иелгән дә комга “Бүген минем иң якын дустым минем яңагыма китереп сукты” дип язып куйган. Болар юлларын дәвам иткәннәр. Берничә көн барганнан соң болар сулыкка килеп чыкканнар. Су коенырга уйлаганнар. Шул вакытта яңагына сугылганы бата башлаган, ә аның дусты аны коткарган. Аңына килгәч, ташка уеп “Бүген минем иң якын дустым мине үлемнән коткарды” дип язып куйган. Коткарганы аптырап “Мин синең яңагыңа суккач син комга яздың, ә коткаргач ташка язасың. Ни өчен?” дип сорый. Һәм дусты болай дип җавап бирә: “Әгәр дә безне кем дә булса үпкәләтсә, без бу турыда комга язарга тиешбез. Бу вакытта аны җилләр себереп алып китәрләр. Ә безгә эшләгән яхшылыкларны без ташка уеп язарга тиешбез. Ул вакытта аны бернинди җил дә юып ала алмас”.
  • Балалар, бу хикәя безне нәрсәгә өйрәтә?
  • Чыннан да, балалар, үпкәләрне оныта белергә, дустыңның яхшы якларын күбрәк хәтердә калдырырга кирәк.
  • Ә сезнең чын дусларыгыз бармы? Син чын дус була аласыңмы? Моны белү өчен мин сезгә сезне сыный торган берничә сорау биреп карарга булдым.
  • Син дустыңны үзеңә кунакка чакырырга булдың. Ләкин ул әнисенә өйләрне җыештырачакмын дип сүз биргән. Бу очракта син нишлисең?

А) кичне өйдә үзең генә уздырасың.

Б) дустыңа барып аңа өйләрне тиз генә җыештырырга булышасың да, аны узеңә кунакка алып китәсең.

В) икенче дустыңңа шалтыратасың.

    –  Сез класс белән экскурсиягә бардыгыз. Шул вакытта дусларыңның берсенең үзе белән ашарга алмаганлыгы ачыклана. Бу очракта син нишлисең?

           А) Аңа “Икенче юлы экскурсиягә әйбәтрәк әзерләнерсең!” дип әйтәсең.

           Б) Үзеңнең төшке ашың белән бүлешәсең.

           В) Укытучыга барып әйтәсең.

– Молодцы! Сез дөрес җаваплар сайладыгыз. Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп җыр җырлап үтик. (“Дустым бар” җыры башкарыла.)дәрес планы

– Мин сезгә әңгәмәбез башында чын дустан ялган дусны аерырга өйрәнербез  дигән идем. Әйдәгез, бергәләп чын дусның сыйфатлары белән ялган дусның сыйфатларын аерыйк әле. Тулырак…

Фатих Кәрим. “Гармун турында.” 4 сыйныфта Ф.Кәрим иҗатын өйрәнү дәресе.


Фатих Кәрим

Мөслим районы Тойгелде  дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе укытучысы Тимерова Ландыш Насим кызы.Тема: Фатих  Кәрим.  “Гармун турында.” 4 сыйныфта Ф.Кәрим иҗатын өйрәнү дәресе.

 

Максат: Бөек шагыйрь Ф. Кәрим иҗаты белән таныштыру; “Гармун турында” әсәре белән таныштыру, укучыларның шигъри текстларны аңлап уку күнекмәләрен ныгыту; лирик шигырьгә  анализ ясап, әсәрнең темасын, автор теләген- идеясен табу; балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Фатих  Кәрим портреты, компьютер, экран, слайдлар,  шагыйрь китапларыннан төзелгән күргәзмә, яңа сүзләр язылган сүзлекчә, 2-3 гармун.

Материал: Р.Х.Ягъфәрова  4 нче сыйныф өчен Уку китабы  80-82 нче бит.

 Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү дәресе.

 Метод: Эзләнүле, аңлатулы-күрсәтмәле.

                               Дәрес барышы

        I Дәресне оештыру.

         1.Исәнләшү, дежур укучының рапорты.

         2.Һәр дәрестә куллана торган кагыйдәләрне искә төшерик әле. Дәрестә

сезнең сөйләмәгез, җавапларыгыз нинди булырга тиеш? ( Дөрес, уйлап, эзлекле,    эчтәлекле,ачык). Мин сездән дөрес җаваплар, уйлап әйтелгән матур

фикерләр көтәм.  Дәрестә сезгә уңышлар   телим.

         II.       Актуальләштерү.

         1.  Н. Думавиның  “Җәйге айлы төн” шигыре сәнгатьле  итеп укыла.

      2.Бу төшенчәләрне ничек аңлыйсыз? ( Рифма, строфа, эпитет). Укучылар җавабыннан соң тактага бу сүзләрнең кагыйдәләре куела.

            III.  Яңа материал өстендә эш.

            1.Укытучының кереш сүзе.

    Без сезнең белән бик күп язучыларыбызның тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Ә бүген әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе – Фатих Кәрим белән танышырбыз.

            2. Укучыларның игътибарын слайдларга юнәлтү һәм Фатих Кәрим булып сөйләүче укучыны тыңлау.

        Укучылар алдында хәрби киемнәр килгән югары сыйныф укучысы, Фатих Кәрим булып, аның биографиясен сөйли. Ә тактада аның тормыш мизгелләрен яктыртучы фоторәсемнәр, аның туган йорты, һ.б. күрсәтелә.

        “ Фатих” сөйли:

       – Мин, Кәримов Фатих Вәлиевич, 1909 нчы елда Башкортстан АССРның Бишбүләк районы Ает авылында дин хезмәткәре – мулла гаиләсендә туганмын. Балачактан сукыр булган әтиемнән калган гаилә членнары игенчелек белән шөгыльләнгән. 1918 нче елда 65 яшендә әтием авырып үлде. Мин әнием тәрбиясендә калдым һәм, 1922 нче елга кадәр алар белән бергә яшәп, авыл мәктәбенең ике классын тәмамладым. 1922 нче елда абыем Габдулла Кәримов кайтты. Ул мине Бәләкәй шәһәренә алып китте һәм педагогия  техникумының хәзерлек группасына укырга урнаштырды. Мин анда ике ел укыдым һәм 2 нче хәзерлек группасын тәмамладым, шунда ук 1923 нче елда пионерлар оешмасына кердем. Ә 1924 нче елда шул ук абыем Габдулла Кәримов мине Казанга чакырды. Мин аның янына Казанга килдем.

       Мине яшь чактан ук әдәбият кызыксындырды һәм 1925 нче елдан әдәбият белән шөгыльләнә башладым, ә 1927 нче елдан комсомолның татар өлкә матбугатында әдәби әсәрләрем чыга башлады. 1931 нче елның көзендә Кызыл Армиягә алындым…

       1941 нче елның 30 декабрендә мин Бөек Ватан сугышыны киттем…

      Төп хәрби эшем белән бергә, Бөек Ватан сугышы темасына актив әдәби иҗат эшемне дәвам иттем, үземнең барлык сәләтем белән совет сугышчыларының бу бөек дөньякүләм тарихи көрәшендәге каһарманлыкларын гәүдәләндерергә тырыштым. Туган илгә, туган халкыма булган ялкынлы мәхәббәтем миңа бөтмәс-төкәнмәс көч бирде,аны үстерде, иҗатыма бөркет канатлары чыгарды. Әмма миңа иҗатымны дәвам итәргә насыйп булмады.Сугыш бетәргә санаулы көннәр калгач,1945 нче елның 19 нчы февралендә 36 яшемдә мин сугыш кырында үлеп калдым.

                   Кала дөнья ,кала бар матурлык,

                   Ак чәчәкләр кала болында.

                   Чәчәкләргә төренеп, эзем кала,

                   Җырым кала үткән юлымда…

3.Укытучы дәвам итә. Тулырак…