fbpx
20.11.2018

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ана телен өйрәтү һәм сөйләмнәрен үстерү


 

сәламәтлек мөмкинлекләре

 

Кереш

  Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ана телен өйрәтү гомуми төп белем бирү мәктәбендә ана телен өйрәтү максатлары һәм бурычларыннан чыгып, әмма балаларның акыл үсеше һәм психологик тайпылышларын исәпкә алып билгеләнә. Кызганычка, бүгенге көндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән татар балалары өчен ана теленә өйрәтүнең махсус фәнни программасы эшләнмәгән.  Ә дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр бөтенләй юк.Һәм елдан ел  андый балалар өчен мәктәп-интернатларда укучы балаларның саны артуын исәпкә алсаң, мәсьәләнең шактый ук җитди һәм кичектергесез хәл ителергә тиешлеге күренә.Шуңа да бу язманы менә шул уңайдан, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сөйләмнәрен үстерү эшендә укытучыларга ярдәм  булсын дип, һәм татар олигофренопедагогикасындагы бушлыкны тутыру максатыннан язарга алындым да. Тулырак…

Акция


Бу акция ябык. Тиздән яңа акция булачак.

Акция! Сертификат


“Мөгаллим язмалары” сайты әледән-әле укытучылар өчен акцияләр үткәреп тора! Менә тагын чираттагы “Акция”, рәхим итегез! Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ана телен өйрәтү буенча методик хезмәт эшләп бетердем. Аны бушка таратырга булдым. Кечкенә генә бер шарты бар. Алу өчен Контактта “Мөгаллим язмалары” төркеменә кушылырга кирәк. https://vk.com/club68893985 Шуннан мин сезгә хезмәтнең ссылкасын җибәрәм. Битнең аскы өлешендәге “Шәрехләү” дигән урынга исемегез белән электрон адресыгызны язып,ОКга басыгыз.


Акция

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ана телен өйрәтү гомуми төп белем бирү мәктәбендә ана телен өйрәтү максатлары һәм бурычларыннан чыгып,әмма балаларның акыл үсеше һәм психологик тайпылышларын исәпкә алып билгеләнә.Кызганычка,бүгенге көндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән татар балалары өчен ана теленә өйрәтүнең махсус фәнни программасы эшләнмәгән. Ә дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр бөтенләй юк.Һәм елдан-ел андый балалар өчен мәктәп-интернатларда укучы балаларның саны артуын исәпкә алсаң,мәсьәләнең шактый ук җитди һәм кичектергесез хәл ителергә тиешлеге күренә. Шуңа да бу методик хезмәтне сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балаларның сөйләмнәрен үстерү эшендә укытучыларга ярдәмлек булсын дип һәм татар олигофренопедагогикасындагы бушлыкны тутыру максатыннан яздым.  

 

Тукай әкиятләре
“Тукай әкиятләре сандыгы” дигән уен-бәйге татар теле атналыгында һәм Тукай көннәрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм башлангыч сыйныф укучыларына  мәктәп сәхнәләрендә уйнау өчен махсус язылды. Бу уен-бәйгенең максатлары: Г.Тукайның шигъри әкиятләре аша шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү һәм шигырьләрен укуга кызыксыну тудыру; 2.Балаларны логик фикерли белергә өйрәтү  һәм иҗади  сәләтләрен үстерү. Кыскача эчтәлеге мондый.Тукайга багышланган кичә башлана дип кенә торганда тамаша залына Шүрәле белән Су анасы йөгереп керәләр.Алар зур сандык күтәргәннәр,үзләре мышнап беткәннәр.Сандыкны ачарга телиләр,әмма ачкычны таба алмыйлар.Балаларның ярдәм итүен сорыйлар.Шуннан тамашалар башланып китә инде… Бәясе 99 сум. Сатып алырга.


Баш биткә Яңалыкларга

Көз бәйрәме


көз бәйрәме
Саба районы Лесхоз “Ләйсән” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү балалар бакчасы тәрбиячесе: Тапайкина Наталия Николаевна.Тема: Кечкенәләр төркемендә “Көз бәйрәме”.
“Көз бәйрәме”  Кичә кечкенәләр төркеме балалары белән үткәрелде. Максат: балаларны табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү, күзәтүчәнлекләрен үстерү; уен аша гөмбә, яшелчәләр исемнәрен әйтергә, аера белергә өйрәтү; туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү;  Зал төсле  яфраклар  белән бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле көй астында алып баручы белән балалар залга керәләр. А.Б. Исәнмесез, балалар! Менә көз җитте. Салкын яңгырлар ява, саргаеп агач яфраклары коела. Рәхим итегез       Көзге бәйрәмгә!     Нәни дусларым,  Үтегез түргә. “Салкын җилләр” җыры башкарыла А.Б.  Көз бигрәк тә матур, яфраклары төрле- төрле төскә бизәлгән, аяк астында шыбыр – шыбыр киләләр, янгыр шикелле явалар, әй өчалар да, өчалар.  Без дә яфраклар тотып бер биеп алыйк. Кулларына төрле төстәге яфраклар тоткан балалар “Яфраклар” биюен башкаралар.  Уен : “Яфракны дорес кәрзингә сал”  Кызыл яфрак, сары яфрак- бигрәк матур. Кем урманны бизәде?   Балалар:  Алтын Көз. Көз. (чыга)  Исәнмесез, нәни дусларым!           Мин – Көз булам           Көзге байлык кулымда.           Муллык белән, байлык телим           Кем очраса юламда. Балалар.   Исәнме,  Алтын Көз. А.б. Балалар Көзсылу безгә нәрсәләр алып килгән, сорыйк әле үзеннән. Җыр “ Көз, Көз әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?..” Уен “Көзге уңыш җыю” А.Б. Карагыз әле балалар Теремкәй тора! Кем яши микән анда? Бакчасы да бар, яшелчәләр дә үсә! Шакый: Теремкәйдә кем яши? Беркемдә җавап бирми. Ишетәсезме? Кемдер килә! Табышмакка җавап бирегез: Үзе кечкенә, төсе сор, нечкә тавышлы Оясыннан балаларга кары. ( тычкан) Балалар. Тычкан. Тычкан чыга да сөйли: Исәнмесез, балалар! Мине чыкырдыгызмы? Ой …. нинди матур Теремкәй! Шакый: Терем- теремкәй! Теремкәйдә кем яши? Беркемдә җавап бирми. Мин шунда яши башлым, бакчада бәрәңге казыйм, кәбестә, кишер җыям. Кышка әзерлим. Теремкәй эченә керә. А.б.  Тычкан Теремкәйгә кереп шунда яши башлый. Ишетәсезме балалар, кемнеңдер аяк тавыши ишетелә. Менә тагын бер табышмак. Ул өстендә җәй дә, кыш та Энәле күлмәк кия Шулай да аны әнкәсе  “йомшагым” диеп сөя ( керпе) Балалар. Керпе. Керпе чыга Мин Керпе  күрегез, Энәләрем никадәр! Уйнар идем сезнең белән, Шундый булмасам әгәр. Исәнмесез балалар. Бу нинди матур Теремкәй? Әйтегезче кем анда яши? Нарат астында бакчасы да урнашкан.Терем – теремкәй, теремкәйдә кем яши? Тычкан. Мин Тычкан – чыелдык! Ә син үзең кем буласын? Керпе.  Мин Керпе энәле як булам. Керт мине үзең белән яшәргә. Тычкан. Кертүен кертермен, ә кышка нәрсәләр әзерлисең? Керпе. Утыралар урманда         Ап – ак эшләпә киеп Тулысынча укырга һәм күчереп алырга

Безнең Тукай


тукай
Тукай! Бу исем безнең күңеллəргə мəңгелеккə урнашкан. Гомер буе йɵрəк түребездə сүнмəс йолдыз булып балкыган шагыйрьнең тормыш юлын һəм иҗатын ɵйрəнгəндə мин Тукай эзлəре буйлап сəяхəтлəр оештырам.Болар “Тукайны ярату-Ватанны ярату ул” дигән бүлектә бик тәфсилләп язылган.Укучылар белән төрле әдәби кичәләр,уен ярышлар,атналыклар,Тукай көннәре һәр уку елында үткәрелеп тора.Сез аларның эчтәлекләре белән шушы pdf форматындагы китапта таныша аласыз.Эчтәлек:Тукайны ярату – Ватанны ярату ул.  2Кушлавыч авылына бару. 3Тукай-Кырлай.5Казанга сəяхəт.7Г.Тукай геройларының кешелеккә мөрәҗәгате .(эссе) 9Бәйрәм бүген! 11(Г. Тукайның туган кɵненə багышланган əдəби- музыкаль кичə.)11Шүрəлене күр əле. 30Рус мəктəбендə укучы татар балаларына Тукайга багышлап үткəрелгəн чараларда файдалану ɵчен язылган əкият-тамаша. 30Тукай әкиятләре сандыгы.41Уен-бәйгенең барышы. Бәясе 99 сум. Сатып алырга.

Коррекцион үстерелешле күрсәтмәлелек


коррекцион күнегү
Күп еллар  коррекцион мәктәптә эшләү дәверендә рус балаларын татар теленә өйрәтүнең төрле методларын һәм чараларын кулланып карарга туры килде. Ләкин күпме генә тырышлык куюга карамастан, балаларның күбесе үзенчәлекле татар авазларын дөрес әйтә алмый, кайберләре сүзгә кушымчаларны дөрес ялгамый йә җөмлә төзеп әйтә белми. Моннан чыгу юлын эзләп, коррекцион эчтәлектәге рәсемле күрсәтмә әсбаплар эшли башладым. Танып – белү эшчәнлеге түбән, хәтере начар үскән, сүз байлыгы аз булган укучылар белән предметлы һәм сюжетлы рәсемнәр кулланып эшләү уңай нәтиҗәләр бирә. Төсле рәсемнәр баланың күрү, күзаллау сәләтен үстерә, фантазиясен киңәйтә; чагыштырып анализ ясый белергә өйрәтә, белемнәрне истә калдырырлык итеп кабул итәргә мөмкинлек бирә. Әйбер – сурәт күрсәтмәлелеген куллану өйрәнелә торган сүз белән аның төшенчәсе арасында ныграк бәйләнеш булдырырга ярдәм итә. Моннан тыш күрсәтмә әсбаплар укытучыга дәрестә тел атмосферасы тудырырга, татар сөйләмен үстерү өчен тормышчан ситуацияләр корырга булыша. Нәтиҗәдә балаларның сүз байлыгы арта, җөмлә төзү эше җиңеләя.Тәкъдим ителә торган күрсәтмә биремнәрне телдән эшләү өчен һәм язма сөйләм телен үстерү өчен дә кулланырга мөмкин. Кабатлау – йомгаклау дәресләрендә тестлар урынына да файдаланып була. Дәвамы монда

 

 

 

Салават күпере буйлап сәяхәт.


салават күпере
Саба муниципаль районы, ш.т.Байлар Сабасы №4 “Кынгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе Ханова Гульназ Ришат кызы. Тема: «Салават күпере буйлап сәяхәт». Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләштерелгән шөгыль.
Максат::  Уеннар аша балаларның алган белемнәрен ныгыту. Бурычлар:     Тирә-юндә ориентлашу, санау, саннарның күршеләрен табу, кушуга һәм алуга мәсъәләләр чишү, сүзләрне уку, сүздәге иҗекне билгеләү, сүзгә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту. Игьтибарны, фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне, сорауларга тулы җавап биру осталыгын үстерү.  Балаларны игьтибарлы, ихтирамлы булырга, бер-берсен тыңлап, юл куеп коллективта эшләргә өйрәтү. Балаларда яхшы эмоциональ халәт булдыру. Әсбаплар: 3 өстәл,  2 магнит тактасы, куян рәсеме, 7шт. картоннан киселгән төсле куяннар, 20шт.  картоннан киселгән тамчылар (артында саннар), саннар составына “өйләр”,табышмаклар, ребуслар, кызыл, яшел, зәнгәр фишкалар, сүзләр язылган карточкалар, 5 геометрик фигура (түгәрәк, овал, квадрат, турыпочмак), дәфтәр бите, туп, карточкалар белән саннар, акварель буяулар, пумалалар, банка белән су, тастымал, палитра, интерактив такта, кушуга һәм алуга мәсъәлә өчен кәрзин белән кишерләр. Шөгыль барышы. Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар . Кәефләрегез ничек? Яхшымы? Әйдәгез әле, хәзер уч төпләрен бер-берсенә ышкып җылытыйк . Уч төбегезнең җылысын тоясызмы? Хәзер уч төпләрен күршегездәге дустыгызның уч төпләренә куегыз. Бер-берегезнең җылысын тоясызмы? Менә без сезнең белән бер-бербезгә уч төпләребезнең җылысы аша дусларыбызга күнел җылыбызны һәм яхшы кәефебезне бирдек. Кәефләрегез тагын да күтәрелеп киткәндер дип ышанам. Тәрбияче: Балалар, безгә бүген бер кунак килде. Бу – кечкенә куян, куркак куян. Ул бөтен нәрсәдән, кешеләрдән бик курка, шуңа күрә ул бер хәреф тә, бер сан  да белми, ә  иң кызганычы, аның бер дусты да юк.  Мин бу куянны бик кызганам. Әйдәгез әле, балалар, куянга ярдәм итик. Сез ризамы? (балалар җавабы). Тәрбияче: Ә безгә салават күперендә яшәүче куяннар ярдәм итәрләр. Сез салават күперенең нәрсә икәнен беләсезме? (балалар җавабы) Тәрбияче: Дөрес балалар, салават күпере – ул  табигатьтә була торган күренеш, ул яңгырдан соң кояш чыгуга күктә күренә. Салават күперендә ничә төс бар, нинди төсләр бар? (балалар җавабы) Тәрбияче: Балалар, без килгәнче монда яңгыр явып үткән икән. ( тактадагы янгыр тамчыларына игьтибар итү. Тамчыларга 1-20 кадәр саннар язылган. Балалар башта 1-20 кадәр саныйлар, аннары кирегә 20 дән 1 кадәр).  Уен «Кайсы сан югалды?» (балалар күзләрен йомалар,тәрбияче икешәр санны, аннары өчәр, дуртәр санны яшерә. Балалар кайсы сан югалганын тулы җөмләләр белән җавап бирәләр). Тәрбияче: .Менә безнең янга салават күперендә яшәуче беренче куян-кызыл куян килде. Балалар, бу куян укырга бик ярата (кызыл куянны тактага беркетү). Менә сезне дә укый белгәнегезне, сүзләрнең нинди авазлардан торганын, аларның схемаларын төзи белгәнегезне тикшереп карар өчен, ул бирем алып килгән. Хәзер сез ике командага бүленәсез.  Кулыгыздагы карточкада ничә саны, сез нәкь шул сан астындагы өстәл артына барып утырасыз. Өстәлләрдә хәрберегез алдында нинди дә булса сүз язылган карточка бар. Сез бу сүзне укып, каршыгыздагы зәңгәр, кызыл, яшел фишкалар ярдәмендә, аның схемасын төзергә тиеш. Һәм бу сүзне ничә иҗектән торганлыгын әйтергә кирәк. Өстәлдә утыручы хәрбер бала эшләп бетергәч кенә, безнең өстәл әзер дип, менә шундый фишкаларны   күтәрергә кирәк. Тәрбияче: Бик яхшы, булдырдыгыз балалар. Хәзер минем янга бу өстәлгә килегез әле. Менә сезнең каршыда буяулар һәм кисточкалар бар. Әйдәгез әле, хәзер кисточкаларны дөрес итеп тотып, суга манып алыйк та, кызыл белән сары төсне бергә кушып нинди төс килеп чыкканын ачыклыйк. Нинди төс килеп чыкты?  Кызыл-сары, бик дөрес. Димәк, безнең янга  нинди төстәге куян ашыга икән?  Бу куян бик шаян, туп белән уйнарга ярата. Ул безгә туп алып килгән, хәзер аның белән бергә уйнап алабыз.(Куянны тактага беркетү). Уен  «Капма-каршысын әйт» дип атала, туп әссе, кулны пешерә, тиз-тиз әйтергә кирәк (ак-кара, җылы- суык, биек-тәбәнәк, озын –кыска, ерак-якын, өс-ас, каты- йомшак, матур-ямьсез, саран- юмарт, киң- тар ). Тәрбияче: Бик яхшы, балалар. Булдырдыгыз. Хәзер кайсы куян киләсен белер өчен сезгә берничә табышмакка җавап табарга кирәк булачак. Табышмакларны тыңлаганда паласка утырып торсагыз да була. 1.Лампа түгел яктырта, мич түгел җылыта. (кояш) 2.Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат (Суган) Өй өстендә ярты күмәч (ай) Йомры, йомшак сары йомгак. Йөгереп йөри чирәмдә (чеби) Балалар, бу кояш, суган, ай, чеби сүзләрен нәрсә берләштерә?  Балалар: Алар бөтенсе дә сары төстә. Тәрбияче: Димәк, безнең янга нинди куян ашыга? Дөрес, сары куян. Ул үзе белән бирем алып килгән. (Куянны тактага беркетү).Ул сезгә ребуслар алып килгән (интерактив тактада ребуслар чишү). Тәрбияче:. Бик яхшы, балалар. Бәлки сез әйтерсез, хәзер безгә нинди куян килергә җыена икән? Бик дөрес, безгә менә яшел куян килеп җитте (Куянны тактага беркету). Бу куян биергә, җырларга бик ярата икән. Анын безнең белән биеп, җырлап аласы килә. Әйдәгез әле, бергәләп биеп, җырлап алыйк(«Эзлә» уены). Тәрбияче:. Балалар, без яшел куян белән җырлап, биеп күнел ачкан вакытта монда сыек зәңгәр төстәге куян да килеп җиткән. Ул да шулай ук үзе белән бирем алып килгән.(Куянны тактага беркетү). Карагыз әле, аның кәрзине тутырык кишер (тактада 10 эчендә кушу һәм алуга  мәсьәлә төзү һәм чишү). Тәрбияче: Балалар, ә хәзер безнең янга нинди төстәге куян килер икән. Бик дөрес, куе зәнгәр төстәге куян (Куянны тактага беркетү).  Бу куян безне үзе белән саннар яши торган шәхәргә чакыра. Ләкин бу саннарның күбесе өйдә юк икән. Әйдәгез әле, аларны өйләренә кертеп утыртыйк (тактада эш, һәр балага бирелә, күршесе тикшерә) Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Карагыз, салават күперенең сонгы куяны- шәмәһә куян да килеп җитте (куянны тактага беркетү) Ул буш кул белән килмәгән,  «Геометрик фигураны ата һәм дәфтәр битенә урнаштыр» биремен алып килгән (дәфтәр  битендә ориентлашуга уен). Тактадагы куяннарга карагыз әле, балалар, менә безнең салават күперенең төсләре килеп чыкты, монда ничә төс, нинди төсләр? Салават күперендә төсләр менә шундый тәртиптә урнаша икән. Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар.Ә хәзер, әйдәгез, бу куяннарның икенче ягын әйләдереп куйык әле.  Балалар, бу куяннар барысы бергә нинди сүз барлыкка китерделәр? ДУСЛЫК! сүзе килеп чыга.(балалар бергә укыйлар.). Бик дөрес, балалар. Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән кемгә ярдәм иттек? Без аңа ничек ярдәм иттек? Ниләр эшләдек? Дөрес балалар, сез бүген бик дус булып, безнең кечкенә куркак куяныбызга ярдәм иттегез, аңа дуслар таптыгыз. Менә карагыз әле, ул бик шатлана, анын  хәзер дуслары бар.  Балалар, мин сездән бик канәгать, сез барыгызда  молодцы!